«Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында сөт товар фермасын төзү эшләре алып барыла

2015 елның 30 июне, сишәмбе
«Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы Түбән Казаклар авылында 1000 баш савым сыерга һәм 20 эш урынына исәпләнгән, смета буенча бәясе 359156,920 мең сумлык сөт товар фермасын төзү эшләре алып бара.
Төзү эшләре этаплап башкарыла. Беренче этапта сөт блогы һәм 500 башка исәпләнгән бина төзеләчәк, алар 2015 елның ноябрендә кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. 2016 елның февралендә тәмамланачак икенче этапта 500 башка исәпләнгән тагын бер бина төзү һәм территорияне төзекләндерү эшләре планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International