Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында 8-9 сыйныф укучылары өчен “Наркомания – замана чире” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар белән наркомания һәм наркотиклар турында сөйләшү алып барылды. Аларга наркотикның сәламәтлеккә зыяны турында әйтеп кителде. Шулай ук “Наркомания”дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Ахырдан укучылар тест сорауларына җавап бирделәр.
Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисмәтова 9 сыйныф укучыларын “Пока не поздно” газетасы белән таныштырды. “Юк, дип әйтә бел” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Китапханәче укучыларга кешенең тормышына наркомания ни белән зыянлы, буш вакытны файдалы итеп ничек үткәрергә дигән сорауларга җавап бирде.