Шушы көннәрдә “Нараткай” балаларны сәламәтләндерү лагерендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды

2015 елның 3 июле, җомга

Шушы көннәрдә “Нараткай” балаларны сәламәтләндерү лагерендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды. ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, укучылар “Патруль” “Җәяүле” һәм “Светофор” командаларына бүленеп көч сынашкан. Командалар “Визит карточкасы”н тәкъдим иткәннәр, юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча үзләренең белемнәрен сынаганнар, табышмакларга җаваплар биргәннәр, музыкаль номер күрсәткәннәр. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International