Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова кече һәм урта яшьтәге балалар өчен “Туган ил – нәрсә ул? Син аны ничек аңлыйсың?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул “Татарстан – минем Ватаным” исемле китап күргәзмәсе янында күзәтү ясады. Туган телебез турында Г.Морат шигырен укып конкурсны ачып җибәргәннән соң, китапханәче укучыларга сүз бирде. Балалар Г.Тукай, Р.Корбан, Р.Миңнуллин, Г.Морат шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Иң сәнгатьле шигырь укучы Корбангалиева Гөлия (7 яшь) китапханә бүләгенә лаек булды.