Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Өлге авылында гомер кичерүче Салиховлар гаиләсендә булып кайттык. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин Хатирә апа белән Мөбарәкҗан абыйга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале, Мактау грамотасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыйпова, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар да өлкәннәргә үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.