Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмара районында быел ике балалар бакчасы ачылачак
2015 елның 20 июле, дүшәмбе
Татарстанда 30 үзенчәлекле республика Президент программалары тормышка ашырыла. Аларның берсе – “Балалар бакчалары төзү”, аның кысаларында Яр Чаллы каласында бакча сафка басты. 6 июльдә бу бакчаны ачу тантанасында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратларны бетерүне күздә тота. Соңгы биш ел эчендә Татарстанда республика бюджеты хисабыннан 200 мәктәпкәчә учреждение ачылды, шуларның 118е – өр-яңа, калганнары ремонттан соң.
Район мәгариф бүлегенең баш белгече Нурия Хаҗиева яныннан көнозын халык өзелми. Яшь әти-әниләр, хәтта әбиләр мең дә бер сорау белән мөрәҗәгать итәләр: баланы кайсы бакчага йөртү уңайлырак булыр, кайсына чират азрак, өйгә якын булганына күчерәсе иде, яңа төзелүче бакчага урнаштырып булмасмы... Соңгысында сүз Кукмара поселогының Гафиятуллин урамындагы 260 урынга исәпләнгән мәһабәт бина хакында бара. Республика казнасына 141 миллион 666 сумга төшкән бу мөһим объектны төзүчеләр яңа уку елына өлгертергә исәплиләр.
-Бүгенге көндә районда - 1223, шул нисбәттән Кукмара поселогы буенча 909 сабый балалар бакчасына урнашу буенча исәптә тора. Яңа бакча бу мәсьәләне хәл итүгә саллы өлеш кертәчәк,- ди Нурия ханым.
Туембаш авылында да быел, халыкны сөендереп, 50 урынга исәпләнгән заманча бакча сафка басарга тора. 30 миллион сумлык бу бина, һичшиксез, ничәмә-ничә буыннарга хезмәт итәр.
Балалар – тормышыбызның чәчәкләре. Аларга ныклы аң-белем бирү, күпкырлы сәләткә ия шәхесләр тәрбияләү – республика җитәкчелегенең төп максатларыннан берсе. Нәкъ менә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2011-2012 елларда Татарстанда, шул исәптән безнең районда балалар бакчаларына чиратларны бетерү буенча “Бәләкәч” программасы тормышка ашырыла башлады. Әлеге программа нигезендә Манзарас һәм Зур Кукмара авылларында 40ар, Лельвиж авылында 25 урынга исәпләнгән бакчалар ачылды. Моннан тыш, Байлангар һәм Чишмәбаш авылларында 20шәр урынлы өстәмә төркемнәр оештырылды. Бу киң колачлы эшләрнең барысы республика бюджетыннан финансланды.
Шулай ук Поч.Кучук, Зур Кукмара, Лубян, Янил, Түбән Өскебаш, Кече Чура, Мәмәшир, Березняк авылларында балалар бакчаларын мәктәп биналарына күчерү буенча нәтиҗәле эш башкарылды. Бу чара “Кукмара муниципаль районында 2011-2012 елларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре челтәрен үстерү” программасы нигезендә үтәлде. Шулай итеп, 232 урын өчен шартлар яхшыртылды.
2013 елда яңа төзелгән Олыяз авылы мәктәбенә 40 урынлы балалар бакчасы да урнаштырылды. Нәниләргә республикабызның әлеге бүләге 26 миллион сумга төшкән.
Үткәннәргә борылып карасаң, соңгы биш ел эчендә балалар өчен районыбызда башкарылган төзелеш һәм ремонт эшләре куанырлык. Узган елда гына да Кукмарада -140, Зур Сәрдек һәм Аш – Буҗи авылларында 50шәр урынлы яңа бакча биналары файдалануга тапшырылды. Әлеге төзелешләргә республика бюджетыннан 135 миллион сум тотылган. Үзебезнең дәвамчыларыбыз өчен бернинди акчалар да кызганыч түгел.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
18
апрель, 2026 ел
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
«Халыклар бердәмлеге - Россия көче» Библиотөн-2026
Үзәк китапханә «Библионочь-2026» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 17 апрельдә Үзәк китапханә ел саен уздырыла торган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясендә катнашты, ул быел «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» девизы астында узды. - Чарага килүчеләр "Россия- Бөек Ватаныбыз” – дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. - “Халык мәдәнияте - борынгыдан бүгенгегә кадәр” дигән фотозона төзелде. - «Халыклар күп, ил бер»: дигән тематик сәгатьне китапханәче Саттарова Л.Р. мәктәп укучылары өчен үткәрде. - Китапханаче Салимова Т.Х., “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Мәңгелеккә юл” дигән әдәби сәгать үткәрде.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарада «ЗамаКод»: 100 катнашучы, 20 финалист һәм 3 җиңүче
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз