Ленин, Чехов урамнарында яшәүчеләрнең җыены үткәрелде

2015 елның 21 июле, сишәмбе
Кукмараның Ленин, Чехов урамнарында яшәүчеләрнең җыены үткәрелде. Бу чарада сүз ишегалларында балалар мәйданчыклары булдыру, эскәмияләр, яктырткычлар кую турында барды. Чүп савытларын урнаштыру өчен махсус урыннар булырга тиешлеге дә ассызыкланды. Әлеге эшләрне башкару өчен тиешсез рәвештә урнаштырылган гараж-сарайларны сүтәргә кирәклеге әйтелде. Очрашуда район җитәкчесе Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин һәм башкалар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International