Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Районыбыз хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю оешкан төстә бара
2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Бу җәйдә июнь ае күктән болыт күзләп үтеп китте. “Быел да корылык кабатлана икән,“ – дип хафалансак, республиканың көньяк районнарында тагын да күбрәк зыян күргәннәр: май-июнь айларында бөтенләй явым-төшемнәр булмаган диярлек. Алар белән чагыштырганда бездә уңыш яхшырак булыр дип көтелә. Вахитов исемендәге хуҗалыкта, әнә, һәр гектардан 40 центнер тирәсе бөртек җыелыр дип исәплиләр. Күктән алынган саннар түгел: тәҗрибәле игенче уңышның күпме булачагын басуга бер күз төшерүгә чамалый ала. “Урал“, “Рассвет“, “Восток“та да һәр гектардан кимендә 30-35 центнер ашлык суктырылыр дип исәплиләр. Моның өчен урак эшләрен оешкан төстә алып барып, булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Басудагысы түгел, амбардагысы ашлык, диләр бит. Комбайнчыларга эш күләме аз түгел: бөртеклеләр 36 мең 600 гектар мәйдан били. Август аенда көзге культуралар чәчү дә тиз срокларда башкарылуны таләп итә, аларны 14 мең 500 гектарда чәчү планлаштырыла. Терлек азыгы хәзерләү дә арткы планга калырга тиеш түгел, әле 7 мең гектарда катнаш азык культураларын урып-җыярга, 5 мең гектарда күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабарга, көзен исә 6 мең 500 гектарда кукуруз уңышыннан силос салырга кирәк. Кыскасы, бүген авыл хуҗалыгында - чын мәгънәсендә урак өсте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
«Ачык ишекләр көне» акциясе кысаларында 9:00 дән 17:00 гә кадәр салым органында түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы штп, Габдулла Тукай ур., 12 В, гражданнарга 2025 елда алынган керемнәрне декларацияләү тәртибе турында хәбәр итәчәкләр.
«Ачык ишекләр көне» акциясе кысаларында 9:00 дән 17:00 гә кадәр салым органында түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы штп, Габдулла Тукай ур., 12 В, гражданнарга 2025 елда алынган керемнәрне декларацияләү тәртибе турында хәбәр итәчәкләр.
Ял кичәсе: “Ә бездә - барысы да яхшы”
24 апрель көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, « Ә бездә - барысы да яхшы » дигән ял кичәсе үткәрде.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Татарча диктант» акциясендә катнашты
2026 елның 24–26 апрелендә унберенче тапкыр «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Чара татар телен популярлаштыру һәм саклап калуга юнәлтелгән. Быелгы чара аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылды. 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде, һәм акция тулысынча аның әдәби мирасын хөрмәтләүгә багышланды. Үзәк китапханә коллективы бу башлангычтан читтә калмады. Хезмәткәрләр диктант язу акциясендә актив катнашып, үз грамоталылыгын күрсәтте һәм туган телне саклауга үз өлешен кертте. Мондый акцияләрдә катнашу — белемнәрне тикшерү генә түгел, ә мәдәниятне үстерүгә һәм татар теленең статусын ныгытуга мөһим өлеш кертү дә. Без коллегаларыбыз белән горурланабыз һәм киләсе елда барлык теләүчеләрне дә әлеге акциягә кушылырга чакырабыз.
Мәгълүмат сәгате: «Чернобыль фаҗигасе»
24 апрельдә Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д. , Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия укучылары өчен «Чернобыль фаҗигасе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында Лилия Дамировна һәлакәтнең масштабы, авария урынында радиация зарарлануларын бетерү буенча волонтерларның эше, радиациядән зыян күргән кешеләр һәм аларның язмышлары турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз