Кукмарада балалар поликлиникасы ачылды

2015 елның 7 августы, җомга
Бүген район үзәк дәваханәсендә бик матур чара булды. Терапия корпусының беренче катында зур ремонт эшләреннән соң, заманча җиһазландырылган, барлык уңайлыклары булган балалар поликлиникасы үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев белән берлектә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин да катнашты. Алар башкарылган эшләрне югары бәяләп, дәваханә хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләделәр. Ә әти-әниләр, исә, шундый мөмкинлекләр тудырган өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре ирештерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International