8 август көнне Россия күләмендә физкультурачылар көне билгеләп үтелде. Бу чарадан безнең район спортчылары, яшусмерләр, ветеран спортчыларыбыз да читтә калмады. Ел дәвамында алган казанышлары өчен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин тренерларыбызга, спорт ветераннарына Мактау грамоталары тапшырды. Ул көнне Зилант спорт мәктәбе, "Ялкын" яшүсмерләр клубында әлеге датага багышлап спорт чаралары үтте. Өстэл теннисы һәм мини футбол ярышларында яшусмерләр теләп катнашты.