Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Фин технологиясе югары бәяләнде
2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Узган атнада районыбызда бер төркем чит ил кунаклары - Латвия, Литва, Украина, Казахстан һәм Россия вәкилләрен берләштергән “Ensto” фин компаниясе делегациясе булып китте.
Бер генә минутны да электр утыннан башка күз алдына китерә алмый торган заманда яшибез. Профилактика максатыннан ике-өч сәгатькә генә утны өзеп торсалар да, дөнья беткән сыман тоела бит...
-Бүгенге көндә һәр тармакка, шул исәптән “Челтәр компаниясе”нә дә яңадан-яңа заманча технологияләр үтеп керә тора. Электр энергиясе бирүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, Татарстанда беренчеләрдән булып урнаштырыла башлаган “Ensto” фин компаниясенең йөкләнешне автоматлаштырылган элегаз өзгечләрен (выключатель) генә алыйк. Фин компаниясе вәкиленең сүзләренә караганда, өзгечләргә техник карау да соралмый, бары тик биш елга бер тапкыр идарә блогының аккумуляторын гына алыштырырга кирәк. Шулай ук әлеге җайланма электр энергиясен өзү һәм яңадан бирү белән оператив рәвештә идарә итәргә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – хезмәт күрсәтүче персонал өчен максималь күләмдә куркынычсызлык тудыра, финанс чыгымнарын да киметә, - ди Кукмара электр челтәре начальнигы Илшат Зинәтуллин. - Без дә әлеге компания проекты кысаларында эш алып бара башладык. Быел исә районыбызның Әсән-Елга авылында биш чакрымга якын арада махсус фин проекты кысаларында, яңа төр чыбыклар, кабель һәм арматуралар кулланып, электр линияләрен яңарттык.
Әйе, Әсән-Елга авылында, чыннан да, яңарыш сизелә. Тимер-бетон ут баганаларының барысы да куллану вакыты 50 елга кадәр сузыла торган һәм махсус состав белән сеңдерелгән агач баганага алыштырылган, кабельләр дә яңа.
- Заманча кабельләр сузганнан соң электр энергиясенең көчәнеш сыйфаты күзгә күренеп үзгәрде, - ди Илшат Зинәтуллин. – Әсән-Елга авылындагы электр линияләрен алыштыруны Алабуга электр челтәре һәм “Средневолжсксельэлектросетьстрой” җәмгыяте генераль подрядчылары башкарды. Алар үз хезмәтләрен җиренә җиткереп үтәделәр, авыл халкыннан моң-зар булмады. “Ensto” фин компаниясе делегациясе вәкилләрен дә башкарылган эшнең күләме, тиешле таләпләргә туры килү-килмәве кызыксындырды. Бик канәгать булып, сөенеп киттеләр.
Марикс исемле ир-егет Латвиянең Рига шәһәреннән. Рус телендә бик яхшы сөйләшә.
-Мәскәүдән дус егетем бар. Без аның белән һәрвакыт аралашып торабыз. Рус телендә камил сөйләшергә дә аннан өйрәндем, - ди ул. – Бирегә исә делегация составында эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен килдем. Безнең җайланмалар гамәлдә, димәк, нәтиҗә дә бар. Татарстанда тормыш бик яхшы. Авыллар төзек, табигате матур, халкы кунакчыл. Мине бизәкләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре аеруча җәлеп итте. Моннан хәтта китәсе дә килми.
Бүгенге көндә районыбызның Поршур авылында да фин компаниясе технологиясен куллану - электр кабельләрен алыштыру, линияләрне яңарту эшләре бара. Тиздән әлеге яңалык калган авылларга да килеп җитәр, дип көтелә. Димәк, финнар белән хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәчәк.
Татарстанда соңгы өч ел дәвамында барлык югары вольтлы электр линияләренә дә “Auguste” йөкләнешле элегаз өзгечләре кую планлаштырыла.
Алсу ИДРИСОВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Кич белән фитнес: Нырья авылы хатын-кызлары сәламәтлекне һәм аралашуны ничек берләштерә
Кукмара районының Нырья авылында «Гаилә» милли проектының «Актив озын гомерлек» программасы кысаларында фитнес дәресләре уза. Аларны физкультура укытучысы дипломлы китапханә мөдире оештырды. Төркем атнага ике тапкыр җыела һәм теләгән һәркемне кабул итәргә әзер.
Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган йөрештә катнаштылар.
2026 елның 9 маенда «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган йөрештә катнаштылар.
12
май, 2026 ел
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 13 маена Татарстан Республикасы
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 13 маена Татарстан Республикасы
2026 елның 11 маеннан 22 маена кадәр «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге(Татарстан)» ФБУЗның Саба филиалы Кукмара районы бүлекчәсе белгечләре тарафыннан балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.
2026 елның 11 маеннан 22 маена кадәр «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге(Татарстан)» ФБУЗның Саба филиалы Кукмара районы бүлекчәсе белгечләре тарафыннан балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз