“Кукморагрохимсервис” җәмгыятенең “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды

2015 елның 14 августы, җомга
“Кукморагрохимсервис” җәмгыятенең “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында район һәм хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында урып-җыюның барышы, туфракны көзге сукалау, көзге культураларны чәчү һәм авыл хуҗалыгында җиде айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар әлеге хуҗалыкның мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карады, басу-кырларында булды, пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, бурычлар билгеләнде. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында эшнең иң тыгыз вакыты, көннәр уңай торганда барысына да өлгерергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International