Кукмара делегациясе “Бердәм Россия – 2015” төбәк партия проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә узган зона киңәшмәсендә катнашты

2015 елның 17 августы, дүшәмбе
Узган шимбәдә район җитәкчесе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев җитәкчелегендәге Кукмара делегациясе “Бердәм Россия – 2015” төбәк партия проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә узган зона киңәшмәсендә катнашып кайтты. Әлеге чарада “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Сүз агымдагы елның 13 сентябрендә узачак Татарстан Президентын һәм җирле Советка сайлаулар хакында барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International