"Миләшкәй" балалар бакчасында кунакта

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
2 сентябрь көнне балалар китапханәчсе Гайнетдинова Нурия “Миләшкәй” балалар бакчасында кунакта булды. Мәктәпкә әзерлек группасы балалары белән очрашты. Китапханәче балаларга китаплар яши торган өй турында, китаплар турында сөйләде. Нурия Шамилевна балаларга бүләк итеп К. Чуковский, С. Маршак, А. Барто китапларын алып килгән иде. Булачак китап укучылар зур кызыксыну белән китапларны карадылар, Нурия Шамилевнаны тыңладылар. Китапханәче балаларга әкиятләр укыды, “Әкият эзләре буйлап” дип аталган викторина уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International