"Уйна, гармун!"

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
30август көнне Казан шәһәрендә “Уйна, гармун!” дип исемләнгән халык бию-җыр иҗаты бәйрәме үтте. Әлеге чара Республика көненә багышлап, Кабан күле буенда Иска Татар бистәсендә үтте. 20 муниципаль районнан 400 кеше катнашты. Яңгырлы көн булуга карамастан, барлык катнашучылар да шат иде. Чөнки әлеге бәйрәмгә чын күңелдән җыр-моң яратучылар җыелган иде. Кукмара районыннан “Баламишкин” гармунчылар ансамбле һәм Починок Сутер авылы мәдәният йортында оешкан “Инвожо” удмурт халык ансамбле катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International