Лубянда спорт һәм балалар мәйданчыклары ачылды

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Бүген Лубянда күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Мәктәп территориясендә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән спорт һәм балалар мәйданчыклары ачылды. Ясалма чирәм түшәлгән спорт мәйданчыгында баскетбол, волейбол уйнау өчен мөмкинлекләр тудырылган булса, балалар мәйданчыгында атынгычлардан тыш, хәтта теннис өстәле дә бар.

Төзелеш эшләрен “Строй-Гарант” оешмасы хезмәткәрләре алып барган. Тантанада район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзиев, “Строй-Гарант” оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов һәм башкалар чыгыш ясады.

Флеш-моб, акробатик күнегүләрдән соң, ал тасма киселде, Лубян урман-техник көллияте, “Атлант” спорт клубы командалары катнашында иң беренче баскетбол уены уйналды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International