“Тормыш яхшы эшләр өчен бирелгән”

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
9 сентябрь көнне балалар китапханәсе түбән класс укучылары өчен “Көзге шәфкатьлелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында “Тормыш яхшы эшләр өчен бирелгән” поэзия дәрес үткәрде. Балалар А. Дементьев, Э. Асадов, Р. Гамзатов, С. Михалков, А. Бартоның яхшылык һәм ярдәмчелек турындагы шигырьләрен укыдылар. Алар үз тормышларыннан мисаллар китерделәр, классатагы дуслары турында сөйләделәр, яхшылык турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Нәни кунакларыбыз яхшылык эшләсәң үзеңә кире яхшылык булып кайтачагына тагы бер тапкыр инандылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International