Беренче гимназия территориясендә спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды

2015 елның 11 сентябре, җомга
Бүген Кукмара беренче гимназиясе территориясендә төзелгән спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Шулай итеп, поселокның барлык мәктәпләре дә заманча итеп эшләнгән спорт корылмалары белән тәэмин ителде. Беренче мәктәп укучылары да моңа бик лаек, чөнки спорт буенча республика, район күләмендә ирешкән уңышлары санап бетергесез. Хәзер алар ясалма чирәм түшәлгән мәйданчыкта рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә һәм тагы да югары үрләр яулый алачаклар. Тантаналы чарада район җитәкчелеге дә катнашып, гимназия коллективының шатлыгын уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International