Кукмарага Республиканың балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина килде

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
“Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Республикабызның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина булып киттеләр. Алар үзәк, уен һәм спорт мәйданчыклары, тернәкләндерү җиһазлары һәм ысуллары, технологияләре белән таныштылар. Тегү һәм агач эшләре остаханәләрендә булып, инвалид балалар куллары белән башкарылган бик матур һәм кирәкле эшләнмәләрне күрделәр. Гүзәл Удачина үзенең җылы теләкләрен балалар ясаган “Могҗизалы теләкләр агачы”на язып калдырдылар, дип хәбәр итте үзәк директоры урынбасары Рәмзия Юртаева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International