“Әсәнбаш” агрофирмасында игенчелек һәм терлекчелек мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе узды

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Семинарда катнашучылар “Заря” бүлекчәсенең Иске Юмья, “Алга” бүлекчәсенең Березняк фермасында булып, терлекләрне асрау, ашату тәртибе белән таныштылар. “Әсәнбаш”та терлекчелектә күп күрсәткечләр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда югарырак. Ләкин сөт җитештерүдә барлык резервлар да кулланылмый әле. Бүгенге көндә һәр сыердан көнлек савым 10,8 литр тәшкил итә.

-Уртача савымны 18 литрга җиткерү мөмкинлегегез бар. Ә гомумән алганда, агрофирмада игенчелектә дә, терлекчелектә дә эшкә уңай бәя куярга була, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.

Киңәшмәдә район буенча 8 айлык эшкә йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International