Ядегәр авылында төзекләндерелгән "Габделхак" мәчете ачылды

2015 елның 18 сентябре, җомга
Май аеннан бирле Ядегәрнең "Габделхак" мәчетендә кызу эш кайнады. Заманында Ядегәр төбәге халкына дини гыйлем биргән Габделхак Каюмовның уллары, оныклары, энесенең матди ярдәме белән авыл мәчете төзекләндерелде.
Иске мәчет бинасына өстәп 4х6 метрлы яңа янкорма төзелгән, ул җирлектәге дүрт авылга мәдрәсә булыр дип планлаштырыла. Яңа янкорма өстенә 17 метр озынлыктагы яңа манара да куелган, мәчетнең эчке, тышкы өлешләре зәвыклы итеп такта белән тышланган.
“Габделхак” мәчетен ачу тантанасына республиканың баш казые Җәлил хәзрәт, район җитәкчесе Сергей Димитриев, районыбызның имам–мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Габделхак абыйның туганнары: энесе Заһит Каюмов, сеңлесе Ләйлә ханым, улы Зөфәр Каюмовлар, әлеге төбәк халкы, Ядегәрдән читтә яшәүче якташлары катнашты.
Ядегәр мәчетен төзекләндерү эшләрен Казанда яшәүче якташыбыз, Мәмәшир авылы егете, үзе дә матди ярдәм күрсәткән Дамир Хисамиев җитәкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International