Кукмарада агач үсентеләре утыртылды

2015 елның 18 сентябре, җомга
“Көзге шәфкатьлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында бүген поселокта агач үсентеләре утыртылды. Әлеге изге эшкә район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды. Алар район җитәкчесе Сергей Димитриев белән берлектә поселокның “Йолдызлык” балалар бакчасының әйләнә-тирәсенә туя, ак чыршы һәм яфраклы агач үсентеләре утырттылар.

-Агач утырту – изге гамәл. Кукмараны яшелләндерүдә үз өлешебезне кертә алуга без бик шат, - диләр агач утыртучылар. Яшеллек ул беркайчан артык булмый. Ныгып, үсеп кенә китә алсыннар...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International