Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмарада якташыбыз, удмурт халкының күренекле шагыйре Гай Сабитовның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды
2015 елның 19 сентябре, шимбә
Районыбызда якташыбыз, удмурт халкының күренекле шагыйре, Удмурт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә иткән Гай (Гайфетдин) Сабитовның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды. Район тормышындагы бу зур вакыйга уңаеннан дәрәҗәле кунаклар: Россия мәгариф һәм фән министрлыгы, Удмурт республикасының мәдәният һәм туризм, милли сәясәт министрлыклары, милли китапханәсе, Россия фән академиясенең Урал бүлегенең Удмурт тарих, удмурт теле һәм әдәбияты институты вәкилләре килде. Алар Кукмараның үзәкләштерелгән китапханәсендә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Пленар өлеш район мәдәният йортында дәвам итте. Кунакларны һәм конференциягә җыелган райондашларыбызны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләп, районда төрле милләт халкының тату яшәүләре, Гай Сабитов иҗатының милләтара дуслыкны ныгытуда зур роль уйнавын билгеләп узды. Кунакларның чыгышлары тирән эчтәлекле булып, зур кызыксыну белән тыңланды. Бәйрәмгә районыбызның танылган удмурт ансабльләренең искиткеч матур чыгышлары ямь бирде. Соңыннан Гай Сабитов иҗатына багышланган шигырь сөючеләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Кукмарада заманча мототрасса һәм картинг трассасы барлыкка киләчәк
Район башлыгы Сергей Димитриев спорт инфраструктурасын үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Быел инде Кукмарада мототрасса төзелә башлаячак, ә аның янында картинг трассасы проектлаштырылачак. Бу объектлар бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларны уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
Балаларны яклау көне кысаларында «тау чаңгысы спорты» һәм «чаңгы узышлары» бүлекчәләре тренерлары «Тизрәк, югарырак, көчлерәк!» ОФП буенча катнаш ярышлар уздырылдылар
2026 елның 1 июнендә Балаларны яклау көне кысаларында «тау чаңгысы спорты» һәм «чаңгы узышлары» бүлекчәләре тренерлары «Тизрәк, югарырак, көчлерәк!» ОФП буенча катнаш ярышлар уздырылдылар.
2026 елның 1 июнендә Балаларны яклау көне кысаларында тренер Ләйсән Гобәйдуллина Күңелле стартлар үткәрде.
2026 елның 1 июнендә Балаларны яклау көне кысаларында тренер Ләйсән Гобәйдуллина Күңелле стартлар үткәрде.
Кукмара районыннан СВО катнашучыларының балалары «Мой папа – Герой» фестивалендә әтиләренең портретларын ясый ала
Татарстанда 7–17 яшьлек балалар өчен «Мой папа – Герой» сәнгать фестивале старт алды. Кукмара районында яшьләр профессиональ рәссамнар җитәкчелегендә әтиләренең портретларын төячәк. Иң яхшы эшләр ТР Милли китапханәсендә республика күргәзмәсендә күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз