Кукмарада район башлыгы сайланды

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Өченче чакырылыш район Советының беренче оештыру сессиясе үткәрелде. Сессиядә Кукмара муниципаль районы башлыгы итеп яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан Димитриев Сергей Димитриевич сайланды. Ә район башлыгы урынбасары итеп ачык тавыш бирү юлы белән Каримуллина Равия Абдулловна сайланды. Сессиядә Кукмара муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде. Конкурс шартлары белән "Хезмәт даны" газетасында таныша аласыз.

Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International