Район Башлыгы С. Димитриев район халкын һәм кунакларын Корбан гаете белән котлады

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Хөрмәтле райондашлар, бәйрәм кунаклары!
Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм. Мөселман халкының көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете шәфкатьлелекне, сабырлыкны, якыннарыңа, дин кардәшләреңә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игелек кылуны гәүдәләндерә. Бу бәйрәмдә гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм иминлек иңсен. Чалган корбаннарыгыз, кылган изгелекләрегез кабул булсын.
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләрегезне һәм йөзләрегезне балкытсын!
Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәтле озын гомер телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International