Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Чират кукурузга җитте
2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Быелгы уңыш тулысынча амбарларга кайтты дияргә мөмкин, бары тик кукурузны гына җыеп аласы калды. Ул районыбызда 4169 гектарда игелгән иде. Аннан 79228 тонна силос салу планлаштырылса, бүгенге көнгә үтәлеш 78 тонна тәшкил итә.
“Кукмара“ агрофирмасында кукурузны силос салу өчен генә түгел, орлык алу өчен дә үстергәннәр. Андый төр сорт “Правда“ бүлекчәсенең телевышка янындагы 50 гектарлы басуын били. Узган атнада аны суктыруга керештеләр. Әлеге эш Байлангар авылыннан Расим Җәләев белән Ринат Галиевларга йөкләнгән.
-Моңарчы игеннәрне урып-җыюда эшләдек, барлыгы12 мең центнер ашлык суктырдык. Көннәр матур торса, кукурузның уңышын җыю да озакка бармас, - диләр соңгы җиде елда кыр корабын бергә иярләүче комбайнчылар.
Кукуруз чәкәннәрендә орлык сап-сары булып җитешкән.
-Безнең агрофирмада гына түгел, районда беренче тапкыр кукуруз орлыгы суктыру бу, - ди баш агроном Илназ Галәветдинов. – “Кубанский-101“ сорты орлык алу өчен уңай: өч айда җитешә. Ун гектарның уңышы суктырылды инде. Җыеп алынган орлыкны Өлгенең ындыр табагында яхшылап киптерәбез. Ул катнаш азык сыйфатында терлекләргә ашатылачак. Бөртекләрне сыту-ваклау өчен тегермәнебез бар. Тиешенчә эшкәртеп биргәндә, рационны баланслау өчен менә дигән азык, жмыхны алыштыра. Күләме дә булачак: һәр гектардан 60-70 центнер бөртек суктырыла. Бездәге табигать шартлары өчен бу – яхшы күрсәткеч.
Югары уңыш үстерү һава шартларына, агротехник таләпләрнең сыйфатлы итеп башкарылуына һәм орлыкка бәйле, дип әйтү берәүгә дә яңалык булмас. Җирне тиешенчә эшкәртмичә чәчкән вакытлары булды – кукуруз биеклеге 20-30 сантиметрдан артмады. Ә быел аны көздән яхшылап сукаланган басуларга чәчкәннәр. Җәен рәт араларын эшкәртүне дә соңартмаганнар. Шуңа яшел масса алу өчен үстерелгәне дә йөзне кызартырлык түгел.
-Һәр гектардан уртача 250 центнер масса алына. 7 мең тонна силос салу планы куелган иде, 6 мең тоннадан күбрәк салынды инде.Тагын 150 гектарның уңышын җыясы калды, - ди Илназ.
Кукурузны урып-җыюга ике “Полесье“, җиде КамАЗ машинасы беркетелгән. Чокырга салынган массаны тәүлек буе таптату оештырылган. Тагын мең ярым гектарда җир эшкәртәсе калган. Шуның белән быелгы кыр эшләренә нокта куелыр. Тик озакка түгел – биш-алты айдан соң басуларда яңадан хәрәкәт башланыр.
-29 июльдә урып-җыюга керешкән идек, эшнең инде азагы күренә башлады, - диләр Расим Җәләев белән Ринат Галиевлар.
Гөлгенә ШӘРИПОВА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 13 маена Татарстан Республикасы
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 13 маена Татарстан Республикасы
2026 елның 11 маеннан 22 маена кадәр «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге(Татарстан)» ФБУЗның Саба филиалы Кукмара районы бүлекчәсе белгечләре тарафыннан балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.
2026 елның 11 маеннан 22 маена кадәр «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге(Татарстан)» ФБУЗның Саба филиалы Кукмара районы бүлекчәсе белгечләре тарафыннан балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.
Муса Җәлил батырлыгы: шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган күргәзмә
9 майда Комсомол мәйданында «Җәлил һәм җәлилчеләр» дигән күргәзмә эшләде. Ул герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Экспозициядә Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләнде. Муса Җәлил һәм җәлилчеләр — шагыйрь тарафыннан немец әсирлегендә оештырылган хәрби подпольщиклар төркеме. 1943–1944 елларда алар фашистларга каршы көрәш алып барган, ә 1944 елның 25 августында, шул исәптән Җәлил һәм Абдулла Алишны да кертеп, 11 катнашучы Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелгән. Күргәзмәдә сабый бала учы зурлыгындагы «Моабит дәфтәрләре»нең реаль күчермәләре тәкъдим ителде. Шулай ук икенче экспозиция Муса Җәлилнең көрәштәшләренә — 1944 елның 25 августында һәлак булган 11 кешегә багышланган иде. Аның белән танышучылар Җәлилнең һәм Алишның балалар өчен язылган әсәрләрен искә төшерде. Экспозицияне караучыларны Муса Җәлил үзе каршы алды. Күпләр өчен «Моабит дәфтәрләре» турында мәгълүмат яңалык булды, һәм бу батырлык символы буларак кабул ителде.
«Солдат боткасы» район халкын берләштерде
«Гаилә» милли проекты һәм «Гаиләне яклау» төбәк проекты кысаларында 9 майда Комсомол мәйданында Җиңү көненә багышланган традицион «Солдат боткасы» бәйрәм чарасы узды. Иртәнге сәгать 10:00 да Кукмара районы халкы Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу һәм бәйрәм шатлыгын уртаклашу өчен бергә җыелды.Кукмара муниципаль районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре бу җылы очрашуны оештыруда катнашты. Алар кунакларны елмаеп, ихлас күңелдән каршы алып, барысын да кайнар ботка һәм хуш исле чәй белән сыйлады. Бу көнне мәйданга балалар белән гаиләләр, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре җыелды, алар буыннарның бердәмлеген һәм дәвамчанлыгын тойды. Гади солдат боткасы бу көнне хәтер, хөрмәт һәм ата-бабаларыбызның батырлыгына рәхмәт символы булды, ә чара үзе район халкын берләштергән халык традицияләренең тагын бер битенә әверелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз