Село Чура авылында яшәүче Мария Бибаевага 90 яшь тулды. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы С. Замалиева, район Советының гомуми бүлек начальнигы М. Файзрахманова котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.