Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагате хезмәткәрләре көне уңаеннан башкалабызның “Корстон–Казан” сәүдә–күңел ачу үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Тантанада районыбызның бер төркем җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары да катнашты. “Басу–кырлардан 3,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Бу –авыл җирендә яшәүче һәркемнең авыр, катлаулы хезмәт җимеше”,–дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Бәйрәмдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Райондашыбыз – “Урал” хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахманов “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.