Ворошилов урамы 20нче йорт каршында Ишегалды бәйрәме үткәрелде

2015 елның 9 октябре, җомга
Төзекләндерелгән күпкатлы йортлар янында Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән мондый бәйрәм Ворошилов урамындагы 20нче йорт каршында да үткәрелде. Тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллиннар катнашты. Күпьеллык фидакарь хезмәте, йортны һәм йорт тирәсен яхшы хәлдә тотуы, уңай яшәү шартлары тудыруы өчен әлеге йорт комитеты рәисе Гөлчәчәк Салиховага поселок башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International