9 октябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Зиннатова Сәрия һәм Зарипова Расима Кукмара бистәсенең Толстой урамында яшәүче Хасанова Магһнас апага бакча эшләрендә булыштылар. Маһинас апаның кишере бик уңган булып чыкты, социаль хезмәткәрләр кишер уңышын бер өлешен Степан Разин урамында ялгызы яшәүче Аухадиева Фагыйлә апага да илтеп бирделәр. Фагылә апа яхшылык эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.