"Дружба" агрофирмасында семинар булды

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
“Сөт иле” җәмгыятенең “Дружба” агрофирмасында техниканы ремонтлау, терлекчелек, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты. Семинар барышында алар “Дружба” агрофирмасының машина-трактор паркында булдылар, мал торакларын карадылар. Пленар өлештә бу елның тугыз аена йомгак ясалды һәм бурычлар билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International