Бүген өченче чакырылыш Кукмара район Советының икенче сессиясе булды. Көн тәртибендә район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, район Советының даими комиссияләре, аларның составлары, район бюджетының тугыз айда үтәлеше, район Советының 19.12.2014 елгы 62 санлы “Кукмара муниципаль районының 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү, районда бюджет процессы турындагы кагыйдәләрнең үтәлеше, районның 2016 елга бюджетын төзү турында һәм башка мәсьәләләр каралды.
Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Президентының төп киңәшчесе Айрат Мифтахов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмановлар катнашты.
Сессиядә конкурс нигезендә сайлап алынган кандидат – Азат Харис улы Гарифуллин ачык тавыш бирү юлы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Ул 1980 елда Кәчимир авылында туган. Ике югары белемгә ия: Татар дәүләт гуманитар институтын, Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. Соңгы елларда Манзарас урта мәктәбе директоры, район Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык буенча консультанты, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкарды. Өйләнгән, өч баласы бар.