Юбилярны котлау

2015 елның 16 октябре, җомга

16 октябрь көнне Кукмара бистәсендә яшәүче Рахимуллина Язилә Набиулла кызына 90 яшь тулды. Аны район Башлыгы урынбасары Р. Каримуллина, Кукмара үзәк больницасы баш врачы Р. Халиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева котладылар, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International