22 октябрь көнне Кукмара районы ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды. 17 кыз һәм егеткә паспортларны район Советы аппараты җитәкчесе Резеда Гаянова тапшырды.