24 октябрь көнне Мәчкәрә авылы мәдәният йортында Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Бу китапта дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Айтматова, бабасы, Мәчкәрә авылы сәүдәгәре, Хәмзә Габделвәлиевның язмышлары тасвирлана. Китапта Мәчкәрә авылы тарихына да күп урын бирелә. Бу китап белән кызыксынучылар Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена һәм район китапханәсенә мөрәҗәгать итә алалар.