Зур Сәрдек мәдәният йортында "Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә!" дигән солдат озату кичәсе уздырылды.Авыл тарихында беренче тапкыр бер нәселдән дүрт Гайфетдинов - Ризван, Рузәл, Искәндәр , Рәмисләр армиягә китәләр.Кичәгә, изге теләкләрен теләп калырга, егетләрнең әти-әниләре, сыйныфташлары, укытучылары, туганнары җыелды.Чыгыш ясаучылар арасында егетләргә җырлы сәлам алып килгән Адай егете Фәнзил Галимҗанов, Түбән Казаклардан Илгиз Сәмигуллиннар да бар иде.Солдат буласы авылдашларга Зур Сәрдек авыл җирлеге әзерләгән бүләк, мәдәният хезмәткәрләреннән чигүле кулъяулыклар тапшырылды, солдат хезмәтенә багышланган җырлар һәм шигырьләрдән торган концерт куелды.