"Ромашка" балалар бакчасында Көзге бал үткәрелде

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Балалар бакчаларында көзге бәйрәмнәр дәвам итә. Бүген Кукмараның 10 номерлы  “Ромашка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә дә Көзге бал үткәрелде. Балалар җырлап-биеп күңел ачты, әти-әниләргә матур тамаша күрсәтте. Көз кызы, гөмбәләр булып киенгән сабыйларның оста итеп уйнауларын, милли киемнәр киеп, татарча һәм зонтиклар белән биюләрен,  татар, рус телендәге җырларны башкаруларын һәркем сокланып карады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International