Кукмара гимназиясенең “Яшь коткаручылар” отряды слеттан икенче урын белән кайтты

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Казанның “Патриот” республика үзәге базасында Татарстанның хәрби-патриотик клублары катнашында слет узды. Әлеге чарада Кукмара беренче гимназиясенең Фәрхәд Гыйлаев җитәкчелегендәге “Яшь коткаручылар” отряды да үзләренең осталыкларын күрсәтте. Алар “Медиа-визитка”, “Сугышчан листок” бәйгеләрендә – беренче, “Визит карточкасы”, “Калашников автоматын җыю”, “Хәрби-тактик уен”, “Пневматик винтовкадан ату”да өченче урыннарны алдылар. “Яшь коткаручы”лар отрядында шөгыльләнүче Диләрә Мостафина 8 килограммлы герне күтәрүдә беренчелекне яулады. Барлык бәйгеләрне узганнан соң, районыбыз командасы икенче урынга чыкты, Кубок, Калашников автоматы, пневматик винтовка белән бүләкләнде. Оешманың җитәкчесе Фәрхәд Гыйлаевка “Патриот” республика үзәгенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International