Көзге чакырылышта районыбызның 80нән артык егете солдат итеге киячәк
2015 елның 30 октябре, җомга
Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Кукмараның 80нән артык егетенә солдат итеге кияргә туры киләчәк. Егетләр медицина тикшеренүе узып бетергәннәр. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләрне Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, “В”, “С” категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган.