3 ноябрьгә кадәр шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фонды органнарына бурычларын түләтү айлыгы үткәрелә

2015 елның 31 октябре, шимбә
Бу хакта Россиянең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге һәм суд приставларының федераль хезмәте идарәсе карар иткән. Айлык барышында  базарлар һәм сәүдә үзәкләренә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең эш һәм яшәү урыннарына рейдлар ясалачак. Рейдларның максаты – эшмәкәрләрнең бурычларын киметү, иминият кертемнәрен түләү һәм  2014-2015 елларга декларация бирү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару, эшчәнлекләрен туктаткан эшмәкәрләрне исәптән төшерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International