Мәгъсүм Насыйбуллиннның тууына 90 ел тулу уңаеннан, искә алу кичәсе

2015 елның 31 октябре, шимбә

29 октябрь көнне район мәдәният йортында Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре Байлангар авылында туып-үскән якташ язучыбыз, журналист, юрист, яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертүче Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллиннның тууына 90 ел тулу уңаеннан, искә алу кичәсе уздырдылар.

Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, язучы Рифат Җамал, якташ язучыларыбыз Рифә Рахман, Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Габделбәр Ризванов, Шаһинур Мостафин, Рүзәл Мөхәммәтшин, шулай ук Мәгъсүм аганың сеңлесе Резидә ханым катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International