2015 елның 31 октябреннән алып 3 ноябренә кадәр Казан шәһәрендә балалар,яшүсмерләр һәм бәлигъ булганнар арасында “Нурлы Казан” исемле 7 нче Халыкара фестиваль-конкурс булып узды. Бу чарада Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары да актив катныштылар. Конкурста Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа,Самара, Геленджик һ б. шәһәрләреннән катнашулар булган. Зур сынаулар аша үтеп Кукмара районы укучылары җиңү яуладылар. “Вокал-соло” номинациясендә Анастасия Сабанчеева 1 дәрәҗәле Лауреат (җитәкчесе – “Атказанган мәдәният хезмәткәре” Гыйләҗева В.Г.). “Нәфис сүз” номинациясендә Ислам Шәйдуллин 1 дәрәҗәле Лауреат, Петрова Кира – 2 дәрәҗәле Лауреат (кече яшьтәгеләр категориясе) (җитәкчесе– “РФ нең гомум белем бирү мактаулы хезмәткәре” Вәккасова Р.И.). Урта яшьтәгеләр категориясендәДинара Галиева һәм Анастасия Сабанчеева дуэтлары 1 дәрәҗәдәге Лауреат булдылар.Кукмара сәнгать мәктәбе дирекциясе укучыларның әти-әниләренә бу фестиваль-конкурсны оештыруда матди һәм әхлакый ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләрен белдерә.