Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны Халыклар бердәмлеге көне белән белән котлады

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

- 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бердәмлек - бик зур көч ул. Бу төшенчә туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Безнең районда татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләт кешеләре элек-электән туганнарча аралашып, дус-тату гомер кичерәләр, бергәләшеп районның үсешенә үзләреннән өлеш кертәләр.

Алга таба да шулай бердәм булып, республикабыз, районыбызның киләчәге өчен тырышлык куйыйк. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим,- диелгән әлеге котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International