Кукмара муниципаль районы “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен “Урман аланында маҗаралар” исемле көз бәйрәме үткәрелде.Бәйрәм чарасында балалар көзге урманга әкияти сәяхәткә чыктылар. Урманда Убырлы Карчык һәм Кикимора, Төлке һәм Керпе кебек әкият геройлары белән очраштылар. Бәйрәмнең төп кунагы – Көз белән очрашу өчен балалар Убырлы Карчык һәм Кикимораның биремнәрең үтәделәр.Көз өчен балалар җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Бәйрәм программасы бик бай эчтәлекле иде. Балалар “Аю өнендә”, “Керпегә кем тизрәк гөмбә җыя”, “Тиенгә кем күбрәк күркә җыя” исемле уеннарда актив катнаштылар, биеделәр, яшелчә, җиләк-җимеш, көзге күренешләр турында табышмакларга җавап таптылар. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә “Салат әзерләү”, “Тәмен таны” һ.б.конкурсларында активлык күрсәттеләр. Мондый чаралар үткәрү балаларның иҗади сәләтләрен үстерә, балалар коллективын бердәм итә. Балалар ,әти-әниләр бу бәйрәмне оештырган һәм тапшырган бүләкләр өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Соц.педагог – Сафиуллина А.Г.