2015 елның 3 ноябрендә “Зилант” спорт комплексында 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Кукмара районы ачык Беренчелек үтте. Ярышта Зилант, Теләче, Яниль, Балтач, Поч-Сутер командалары катнашты. Зилант командасы җиңүче булды, икенче урында – Поч-Сутер, өченче урында – Яниль командасы. Ярышта җиңүчеләр һәм призёрлар грамоталар һәм медальләр, ә яхшы уенчылар бүләкләр белән бүләкләнделәр.