“Россия – минем Ватаным”

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Закирова Фирдания Фердинант кызы “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар белән Халыклар бердәмлеге коненә багышлап “Россия – минем Ватаным” дип аталган мәгълүмати сәгать  үткәрде. Шөгыльләнү барышында балалар безнең дәүләтнең символлары белән таныштылар, Россия һәм Татарстан Республикасы флагларының өч төсе нәрсә аңлатуын белделәр. Чара З.Александрованың “Ватан”, М.Матусовскийның “Ватан нәрсәдән башлана?” исемле  шигырьләр уку белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International