5-8 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә “Виктория” балалар иҗатын үстерү Фонды тарафыннан “Содружество талантов” балалар һәм яшүсмерләр иҗатының VII Халыкара конкурс-фестивале уздырылды. 7 ноябрьдә ТР Эчке эшләр Министрлыгының Мәдәният үзәгендә конкурста катнашучыларны тыңладылар.
Бу конкурс-фестивалҗдә Казан, Ульяновск, Чебоксар, Киров, Томск, Яшел Үзән, Түбән Кама, Мамадыш шәһәрләреннән килгән 125 тән артык укучы һәм студент катнашты. 75 катнашучыдан торган кече группада Кукмара сәнгать мәктәбенең “Вокал” классы укучысы Королева Анастасия катнашты (укытучысы Курочкина А.М.). Настя конкурсның III дәрәҗә диплом иясе булды. Настяны һәм аның җитәкчесен ихлас күңелдән котлап, яңа иҗади уңышларга ирешүләрен телибез.