Кукмарада православие руханилары катнашында район форумы узды

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Әлеге чарага чиркәү әһелләре һәм чиркәүгә йөрүче активистлардан тыш, христианнар күпләп урнашкан авыл җирлекләре башлыклары, район һәм поселок башкарма комитетлары җитәкчеләре, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Көн тәртибендә җирле православие приходларының халыкны рухи-әхлакый  сәламәтләндерү һәм аның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эшчәнлеге, гыйбадәт кылу объектларының торышы, дини оешмаларның этник-конфессиональ мөнәсәбәтләрне яхшырту юнәлешендәге эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча Кукмара Петр һәм Павел чиркәве настоятеле Сергий атакай, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Радик Хәбибуллин, район прокуроры урынбасары Вилнур Кәримовларның чыгышлары тыңланды.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International