Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева Уразай авылында яшәүче Ибраһимова Гөлбану апаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр. Шулай ук юбилярны Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев котлады.