14 ноябрь көнне Кукмара районы үзешчәннәре Балтач мәдәният йортында “Их Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Ызандаш районнар белән ныграк аралашу, бер-береңнең иҗатын, сәләтен якыннанырак күрү максатыннан үткәрелә торган концертлар үткәрү матур бер традицияга керде. Концертта районыбызның җырчылары, биючеләре, “Баламишкин”, гармунчылар ансамбле чыгыш ясады.